"Глаголица" - 10-17 яшьлек яшүсмерләр өчен конкурс. Бу-рус һәм татар телләрендәге теләсә нинди жанр һәм форматтагы иҗат һәм үз-үзеңне күрсәтү иреге.
«Глаголица» премиясе - яшүсмерләр-әдәбиятчылар, жюри әгъзалары, танылган язучылар фикеренчә, Россиядә иң яхшы проектларның берсе. Конкурста катнашу-танылган авторлар белән мастер – классларда катнашу, биш көнлек әдәби сменада булу, үз әсәреңне әдәби альманахта бастырып чыгару һәм әдәбият белән мавыгучы , уңышлы, талантлы һәм максатчан кешеләрне, фикердәшләрне, яшьтәшләрен очрату мөмкинлеге.
Конкурс эшләрен танылган язучылар бәяли: Виктор Лунин, Анна Русс, Галимьян Гыйльманов, Сергей Махотин, Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина, Рифат Сәлах, Наринэ Абгарян, Ольга Мяэотс.
Бүләк фонды:
• Әдәби сменага 100 юллама;
* 100 альманах озын исемлектә катнашучыларның әсәрләре белән;
* 30 электрон планшет;
* 30 китап җыелмасы;
* Гран-при ияләре өчен «Бәллүр каләм» 6 сыны;
Конкурста катнашу өчен кирәк:
Сайтта теркәлергә https://www.glagolitsa-rt.ru/
Катнашыгыз, алга омтылыгыз! Барысына да уңышлар телибез!