Лениногорскида Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 4 сентябре, шимбә

Бүген Лениногорскида Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәм чараларының төп өлеше «Юбилейный» паркында узды - ул республиканың нефть һәм газ тармагы үсеше тарихы турында театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.

Тармак хезмәтчәннәрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады.

Нефтьчеләргә безнең төбәк үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде, аларга бәхет, иминлек һәм яңа казанышлар теләде.

Чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары Ринат Шәфигуллин катнашты. Ул ветераннарга, нефтьчеләрнең хәзерге буынына, предприятие коллективларына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә нәтиҗәле эшчәнлек теләде.

Аннары сәхнәдә «Татнефть" Компаниясенең иң яхшы хезмәткәрләрен,  һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Тантаналы чара республиканың популяр артистлары Илназ Сафиуллин, Алсу Һәм Азат Фазлыевларның, «Молва» фолк-төркеменең һәм «Just Brass»төркеменең чыгышлары белән дәвам итте.

 

4 сентябрьдә Татарстанның 9 районында яшәүчеләр үз шәһәрләрендә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр. «Татнефть» компаниясе оештырган бәйрәм чаралары Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Җәлил, Лениногорск, Нурлат, шулай ук Алабуга һәм Түбән Камада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International