Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды.
Муниципаль комиссия әгъзалары һәм чакырылганнар Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Виталий Слободинның 2 елдан да ким булмаган идарә стажлы машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтләре һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча алып барылган эш турындагы доклады белән таныштылар.
2021 елның 8 аенда район территориясендә җәяүлеләр катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 кеше һәлак булган, 6 кеше зыян күргән.
2021 елның 26 августында Зеленая Роща бистәсендә юл-транспорт һәлакәте булган. Утырышта әлеге факт җентекләп каралды, шулай ук авыл җирлеге башлыгы Артем Потапов чыгыш ясады. Халык арасында, бигрәк тә балалар һәм яшьләр арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча профилактик эшне активлаштырырга тәкъдим ителде.
Машина йөртүчеләрне әзерләү сыйфатын яхшырту эше турында Татарстан Республикасы ДОСААФ "Лениногорск автомобиль мәктәбе" ЧОУ начальнигы Ирина Чумарина чыгыш ясады.
Муниципаль район башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Елена Ненад гомуми файдаланудагы автомобиль юлларын кышкы чорга әзерләү турында чыгыш ясады.
Комиссия утырышын тәмамлап, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова халыкның үзаңын һәм грамоталылыгын арттыру кирәклеген, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү буенча актив эш алып барырга кирәклеген ассызыклады.