11 гыйнвардан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Лениногорск үзәк хастаханәсе» белән берлектә «Демография» милли проектының «Өлкән буын»федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә, диспансеризация һәм федераль бюджет акчасына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта скрининглар үтү өчен китерү дәвам итә.
2021 елның гыйнварыннан августына кадәр медицина оешмаларына авыл җирендә яшәүче 1007 кеше медицина тикшерүләрен һәм диспансеризацияне үткәрү өчен китерелде.