Лениногорскида «Безнең ишегалды-игелекле күршеләр» ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Лениногорскида «Безнең ишегалды – игелекле күршеләр» ишегалды бәйрәмнәре дәвам итә. Әйтергә кирәк, шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәре матур традициягә әверелде. 

Быел Лениногорскида, "Безнең ишегалды" республика программасы буенча, 29 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.

25 августта шундый бәйрәм яңартылган ишегалдында, Садовая урамы, 6, 8б, 10 адресы буенча узды.

Микрорайон халкына сәламләү сүзләре белән шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова мөрәҗәгать итте. Ул кыскача шәһәрнең социаль-икътисади үсеше, алда торган бәйрәм чаралары турында сөйләде һәм микрорайонда яшәүчеләргә күтәренке кәеф теләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International