Лениногорск районында гаиләгә чыгу дәвам итә

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

25 нче августта Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, «Волонтер» волонтерлар үзәге вәкилләре һәм җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсе хезмәткәре инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә барганнар. Әлеге гаилә җинаять-башкарма инспекциясендә учетта тора.

Гаиләгә чыгу максаты – ата-анага көнкүрештә баланың сәләтен үстерү, ә нәкъ менә тактиль сизүчәнлекне үстерү өчен төрле предметлар кулланырга өйрәтү.

Белгечләр көндәлек тормышның гади әйберләре ярдәмендә тактиль хисне, кулларның вак моторикасын координацияләүне, баланың эмоциональ киеренкелеген ничек киметергә мөмкин булуын күрсәттеләр. Тактиль кабул итүне үстерү, кул бармакларының вак моторикасын координацияләү буенча уртак дәрес үткәрделәр.

Очрашу ахырында иң проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар, алга таба уртак эшкә планнар билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International