"Татнефть» нефть шәһәрләрен берләштерә

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

 4 сентябрьдә Татарстанның 9 районында яшәүчеләр үз шәһәрләрендә нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәкләр.

Бәйрәм чаралары компания тарафыннан Әлмәт, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Җәлил, Лениногорск, Нурлат, шулай ук Алабуга һәм Түбән Камада оештырыла. Нефтьчеләрне, чиктәш предприятиеләр хезмәткәрләрен һәм нефть табуда ярдәм итүчеләрне - табибларны, укытучыларны, авыл халкын, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләрен котларга «Татнефть» топ-менеджерлары киләчәк.

Муниципаль районнарның иң яхшы хезмәткәрләрен, «Татнефть» төркеменең әйдәп баручы профессияләре яшь хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бөтен нефть төбәге буенча узачак. Шулай ук бәйрәмгә махсус әзерләнгән һәм күрсәтеләчәк фильмда бер көн эчендә нефть чыгаручыларның авыр хезмәте һәм Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләрнең үзара тыгыз бәйләнеше турында сөйләнә.

Тантаналы һәм күңел ачу программалары, балалар һәм өлкәннәр өчен интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар, танылган рок-төркемнәр, Россия һәм татар эстрадасы йолдызлары, җирле иҗат коллективларының чыгышлары төрле мәйданчыкларда узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International