Эш сәфәре барышында Гагарин урамы, 33нче йорт ишегалдында узган Ишегалды бәйрәмендә катнашты.
Рөстәм Нигъмәтуллин район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән бергә Гагарин урамы, 33нче йорт, Добролюбов урамы, 27нче йортларны, «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерелгән ишегалдын карадылар.
Лениногорск районында 2020 елдан бирле «Безнең ишегалды» Президент программасы тормышка ашырыла, 5 ел дәвамында 199 ишегалды төзекләндереләчәк.
Биредә Ишегалды бәйрәме узды. Актив яшәүчеләрне бүләкләделәр. Шулай ук ишегалдын төзекләндерүдә катнашучыларны да бүләкләделәр.
Рөстәм Нигъмәтуллин Балалар сәнгать мәктәбендә булды. Биредә узган ел капиталь ремонт үткәрелде.
Соңыннан Татарстан Премьер-министр урынбасары мэриядә узган КЧС утырышында катнашты.