ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 25 августта: алмашынучан болытлы һава, төнлә һәм иртән урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, кайбер районнарда томан. Көндез явым - төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 м, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр, яшен вакытында көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +14..+18, максималь һава температурасы көндез +26..+29˚.