Лениногорскиның коммерцияле булмаган оешмалары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсында катнаша алалар

2021 елның 24 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба - министрлык) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 03.08.20021 ел, №1457-р боерыгы нигезендә, 2021 елның 9 августыннан башлап социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсы (алга таба – Конкурс) үткәрелүе турында хәбәр итә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 10 сентябренә кадәр электрон формада «Грант конкурсы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша түбәндәге адрес буенча кабул ителә: https://грантытатарстана.рф.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган: http://mtsz.tatarstan.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International