Россия Федерациясе Президенты грантына «Солдат исеме минем йөрәктә» дип аталган проектны тормышка ашыру тәмамланып килә. Бу юнәлештә эш өч этапта барды. Лениногорск ветераннар Советы каршындагы хәйрия фонды сугышта катнашучыларның 100 җирләнгән урыны паспортын рәсмиләштерде, икенчесендә – 450 һәм инде менә өченче этап тәмамланып килә. Бу вакыт эчендә шулай ук 450 паспорт рәсмиләштерелгән. Бу документлар 1000 булды, проект буенча шулай билгеләнгән иде.
Әлбәттә, бу паспортларны рәсмиләштерү мөһим иде. Ә моңа ирешү өчен урыннарда ветераннарны, авыл җирлекләре башлыкларын, укучыларны, волонтерларны җәлеп итеп, гаять зур хезмәт куярга кирәк иде. Һәм, әлбәттә инде, хәйрия фонды, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы хезмәткәрләре зур көч куйды. Чөнки сугышта катнашучыларның күмелгән урыннарын эзләү өчен шәһәр зиратларында да, авыл зиратларында да берничә тапкыр булырга туры килде. Моның өчен грант акчасына сатып алынган фотоаппарат һәм дальномер файдаланылды.
Шәһәр һәм район халкы, кешеләр белән бик зур әзерлек эшләре алып барылуын да әйтеп үтмичә булмый. Алар белән сугыш тематикасына лекцияләр үткәрелде. Бу эшне дә шәһәр ветераннар һәм хезмәт ветераннары шәһәр советы рәисе Анатолий Кондратьев җитәкләде. Халык белән эшләү Советның зур залында гына түгел, ә дистәләрчә һәм йөзләгән кеше катнашында шәһәр һәм район күләмендә дә барды.
Әмма башкарылган эшләр - якындагы елларда хәл ителергә тиешле бурычларның бер өлеше генә. Безнең районнан сугышка 12751 солдат чакырылган, шуларның 6518е фронтта һәлак булган, 6233е җиңү белән кайткан. Шуңа күрә тагын 5 меңнән артык солдатның каберлекләрен ачыкларга кирәк булачак. Президент грантлары фонды киләчәктә дә Лениногорскиның сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы һәм Совет каршындагы Хәйрия фонды тарафыннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның башка каберлекләренең тиешле паспортларын рәсмиләштерергә теләк белдерер дип ышанабыз. Безнең яктан бу юнәлештә эш башланды инде.