Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Митяева Александра Ильинична билгеләп үтә. Александра Ильинична 1931 елның 22 августында Пенза өлкәсенең Кызыл авылында туа. Әтисе Аношин Илья Никитович (1903 елгы) Бөек Ватан сугышы вакытында фронтка китә һәм кире әйләнеп кайтмый, әнисе Аношина Варвара Парфирьевна (1903 елгы) 4 бала белән ялгызы кала.
Александр Ильинечнага олы абыйсы белән колхозда да, хуҗалыкта да күп хезмәт куярга туры килә. 19 яшендә кияүгә чыга, 1955 елда ире һәм 2 баласы белән Лениногорскига күчеп килә. 10нчы балалар бакчасына пешекче булып эшли. Бәхетле никахта 3 бала туа. Лаеклы ялга УБРдан китә, анда 15 елдан артык пешекче булып эшли. Намуслы хезмәте өчен грамоталары һәм бүләкләре бар. Шулай ук Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәте өчен медале дә бар.
Аны юбилее белән 3 нче ТОС рәисе урынбасары Светлана Нуриева, «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бүлеге мөдире Луиза Ризванова һәм УБР профкомы котлады.
Юбилярны котларга шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова да килгән иде. Ул аңа нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибарын теләде һәм район Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов исеменнән бүләкләр, шулай ук РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.