2021 елның 21-22 августында Лениногорск шәһәрендә Татарстан Республикасы көненә һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган 2007-2009 елгы, 2010 һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында чаңгыда трамплиннан сикерү буенча «Матурлык очышлары» Бөтенроссия ярышлары узды. Анда Магадан, Красноярск, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Казан, Әлмәт,Уфа, Лениногорск спортчылары катнашты. Чаңгыда трамплиннан сикерүдә барлыгы 98 спортчы катнашты.
Трамплиннан чаңгыда сикерү буенча беренчелектә призлы урыннар билгеләнде:
2010 елгы һәм яшьрәк малайлар:
1 урын: Шәрәфиев Марсель (Лениногорск)
2 урын: Тихонов Тимофей (Санкт-Петербург)
3 урын: Мельников Даниил (Әлмәт)
2010 елгы һәм яшьрәк кызлар:
1 урын: Андреева Елизавета (Санкт-Петербург)
2 урын: Абдиллаева Гөлназ ( Красноярск)
3 урын: Григорьева Анастасия (Әлмәт)
2007-2009 елгы егетләр:
1 урын: Старотиторов Кирилл (Уфа)
2 урын: Лямов Никита (Лениногорск)
3 урын: Рохлин Даниил (Лениногорск) һәм Калинин Даниил (Санкт-Петербург)
2007-2009 елгы кызлар:
1 урын: Соловьева Ангелина (Лениногорск )
2 урын: Шукшина Екатерина (Санкт-Петербург)
3 урын: Белякова Анастасия (Уфа)
«Олимпийский резерв» спорт мәктәбе администрациясе, директор Федорук Андрей Николаевич, ярышларны үткәрүдә ярдәм итүләре өчен, Удалов Сергей Николаевич , Коновалов Сергей Евгеньевич, Леонтьев Андрейга рәхмәт белдерә.