Россия Дәүләт флагы көне

2021 елның 23 августы, дүшәмбе

Ел саен, 22 августта россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтә. Россиянең дәүләт символикасында илебезнең куәте һәм бөеклеге, аның данлы тарихы, Россия халкының батырлыклары чагыла. 

"Логос" балаларга һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү үзәге» МБУ белгечләре һәм волонтерлары бу көнне шәһәр мәйданында акция уздырдылар. Лениногорск халкына һәм кунакларына триколор тасмалары, бәйрәм тарихы турында мәгълүмат һәм изге теләкләр язылган буклетлар тапшырылды.

Акция барышында 200 дән артык буклет һәм тасмалар таратылды, аннан соң асфальтка рәсем ясалды, анда балалар бәйрәмгә үз карашларын белдерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International