Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе»киңәшмәсен үткәрде

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов атналык планерка үткәрде. Предприятие, оешма, территориаль бүлекчәләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хезмәтләре җитәкчеләре белән район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Узган атнадагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдинов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, халык арасында профилактик эш алып барылуга карамастан, мошенниклык очраклары кимеми.Район башлыгы Рәгать Хөсәенов массакүләм мәгълүмат чараларында, рәсми сайтларда һәм социаль челтәрләрдә аңлату эшләрен активлаштырырга кушты. Әгәр дә сез җинаятьчеләрнең корбаны булсагыз-02 яки 112 телефоннары аша полициягә хәбәр итегез.

Аннары җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен планнар һәм булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.

Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде:

1. Шәһәр һәм район территориясен җыештыру, үлән чабу,  буяу;

2. Объектларда төзелеш эшләрен сыйфатлы башкару һәм вакытында тәмамлау;

3. "Безнең ишегалды" программасын тормышка ашыруны дәвам итү;

4. Халыкны коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү эшен дәвам итәргә;

5. Мошенниклык фактлары буенча контрольне көчәйтү.

«Эшлекле дүшәмбе» ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «ЛУКОЙЛ" нефть компаниясе» ГАҖ вице-президенты Николай Николаевны Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә югары казанышлары өчен «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International