Лениногорскида әдәби бәйрәм узды

2021 елның 7 июне, дүшәмбе

Ел саен, 6 июньдә, бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә Рус теле көне билгеләп үтелә.

Бу көнне, «Балерина» шәһәр фонтанында, Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре «Тылсымлы Пушкин илендә»дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрделәр.

Бәйрәмне Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов ачты.

Бәйрәм кунаклары үлемсез Пушкин әсәрләрен искә төшерделәр. Балалар өчен алар әдәби викториналар, күңелле уеннар, конкурслар үткәрелде.

Бәйрәм дәвамында «Ачык микрофон» эшләде, анда теләгән һәркем Александр Сергеевич Пушкин әсәрләреннән шигырьләр һәм өзекләр укыды.

 

 

 

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International