Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә киләсе атнага эш өчен төп бурычлар билгеләде

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов атналык планерка үткәрде. Предприятие, оешма, территориаль бүлекчәләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хезмәтләре җитәкчеләре белән район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Эшлекле дүшәмбе» нең эше полиция башлыгы урынбасары Андрей Иваньчинның район территориясендә оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан атна эчендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарны чираттагы тапкыр уяу булырга һәм телефон җинаятьчеләре тозагына эләкмәскә  чакыра. 

Әгәр дә сез җинаятьчеләр корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.

Аннары җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен планнар һәм булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.

Ленниогорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Амеров барлык халыкны коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үтәргә чакырды. 

Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде:

1. Янгын куркынычсызлыгы буенча контрольне көчәйтү, урман массивларын саклау, автомат янгын турында хәбәр иткечләр урнаштыру;

2. Халыкны коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү эшен дәвам итәргә;

3. «Балаларны яклау көне», «Сабантуй», «Россия көне» бәйрәм чараларын тиешле дәрәҗәдә уздыру;

4. Шәһәр һәм районда территорияләрне тәртиптә тоту, үлән чабу, чокырларны ремонтлау эшләрен көчәйтергә;

5. Лениногорскида «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруны дәвам итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International