27 май көнне «Юбилейный» паркында һәм яшьләр үзәге территориясендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Дуска мәрхәмәтле сүз» акциясе узды.
Акция барышында шәһәр яшьләре асфальтта акбур белән дусларына һәм танышларына изге теләкләр ясадылар.
Әлеге акция 2 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
Сез дә якыннарыгызга изге теләкләр һәм сүзләр җиткерергә өлгерегез!