17 майдан 23 майга кадәр Лениногорск шәһәрендә «Татнефть» ГАҖ, шәһәр администрациясе һәм «Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе» фонды ярдәме белән «Теннис Холл» спорт корылмасы кортларында «Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә» багышланган теннис буенча Татарстан Республикасы турниры узды. Ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән: Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Нефтекамск, Ижевск, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән 40тан артык спортчы катнашты.
Бу уеннар спортчылар өчен дә, җанатарлар өчен дә бик киеренке, кызыклы булды – чөнки кортка чыккан һәркемгә бары җиңү генә кирәк иде бит.
Беренче призлы урыннар өчен көрәш нәтиҗәсендә Әлмәт һәм Лениногорск спортчылары җиңү яулады. Ялгыз һәм парлы разрядларда турнирның абсолют чемпионы исеменә Лениногорск шәһәреннән Праслова Виктория лаек булды.
Егетләр арасында төп турнир:
1 урын: Әмир Сәлимгәрәев, Әлмәт шәһәре
2 урын: Захар Каратаев, Әлмәт шәһәре
3 урын: Матвей Кулагин, Уфа шәһәре
Кызлар арасында төп турнир:
1 урын: Виктория Праслова, Лениногорск шәһәре
2 урын: София Грошева, Уфа шәһәре
3 урын: Ева Ивакина, Санкт-Петербург шәһәре
Парлы турнир (Микст):
1 урын: Виктория Праслова / Захар Каратаев, Лениногорск шәһәре/Әлмәт шәһәре
2 урын: София Грошева / Максим Ягодин, Уфа шәһәре
3 урын: Ева Ивакина / Данияр Хафизов, Санкт-Петербург/Түбән Кама шәһәре
Турнирда Лениногорскидан Виктория Ефимова чыгыш ясады, ул 1/2 финалга кадәр җитте, Сәлим Гафаров һәм Данила Трифонов 1/8 финалга кадәр, Александр Королев 1/16 финалга чыкты. Барлык балалар да лаеклы чыгыш ясадылар һәм яхшы уен күрсәттеләр.
Турнир җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.