26 нчы май көнне Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Алексей Корноухов белән берлектә «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелүче ишегалларында булды. Чарада, шулай ук, подрядчы оешма һәм җаваплы хезмәт вәкилләре катнашты. Эшлекле сәфәрдә катнашучылар Ленинград урамындагы «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләрнең барышы белән таныштылар. Бүгенге көндә 10 ишек алдында төзекләндерү эшләре бара.
Барлык ишегалларында да эшләр график кысаларында бара. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов подрядчыларның игътибарын аларны башкаруның сыйфатына юнәлтте, башкарылган эшләрне контрольдә тоту буенча җаваплы затларга тиешле йөкләмәләр бирде.