"Демография" илкүләм проектын тормышка ашыру

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

«Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре шәһәр һәм район халкы белән мәгълүмати очрашулар оештырдылар. Ел башыннан бирле очрашуларда катнашучыларның гомуми саны 100 дән артык кеше тәшкил итте.

Мәгълүмати-аңлату эше барышында балалар туганда законда каралган социаль ярдәм чаралары, компенсация түләүләре күләме, шулай ук сабый туганда гаиләнең финанс йөкләнешен киметүгә юнәлдерелгән өстәмә кызыксындыру чаралары турында аңлатмалар бирелде.

Социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен төзү тәртибе һәм шартлары актуаль булып кала. 2021 елның биш аенда әлеге ярдәмнән 78 кеше файдаланган. Шуларның 8е шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыра алды, 57се даими эш урынына эшкә урнаша алды, 13 кеше башка чаралардан файдаланды.

Тулырак мәгълүмат алу өчен 8(85595)5-48-74 телефоны буенча, шулай ук ТР, Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 20 нче йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International