Лениногорскида балаларны калдыкларны аерым җыюга өйрәтә башлыйлар

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

«Гринта» каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча региональ оператор 5-10 яшьлек балалар өчен калдыклар белән эш итү темасына уку әсбабы чыгарды. Басма Россия Табигать министрлыгы ярдәме белән «РФдә калдыклар белән климатик нейтраль эш итү» Россия-Германия проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә дәресләр үткәрү өчен нигез булачак.

Уку әсбабы эш дәфтәренең форматына ия, аның ярдәмендә укучылар күп кенә кызыклы нәрсәләр белеп кенә калмыйча, булган белемнәрне тикшерү өчен тест биремнәрен дә үтиләр. Төп темалар арасында калдыкларны сортлау, икенчел чималны куллану, чүп эшкәртү. 

Яңа уку әсбаплары буенча дәресләр "экологик сәясәт һәм мәдәният үзәге" гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә узачак. Интерактив дәресләр Татарстанның «ГРИНТА» хезмәт күрсәтүче 23 районында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International