«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе белгечләре Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында 2021 елның 31 маеннан 11 июненә кадәр балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырачак.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияне эш көннәрендә 08.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр, 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Кайнар линия» телефоны: Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны - 8 800 555 49 43 һәм (85555) 5-14-35, 5-25-87 телефоны буенча ала аласыз.