26 май көнне «Юбилейный» паркы территориясендә яшьләр үзәге Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган «Без төрле, әмма без бергә» дигән квест үткәрде.
Квест барышында балалар 4 мавыктыргыч станция уздылар:
- «Туган сүзләр», анда алар очраклы сүзләрдән мәкальләр ябыштырдылар;
- «Бердәмлектә көч», каршылыклар полосасын узу кулга-кул тотынып узу;
- "Тынычлык күгәрчене», Күгәрчен сыннарын ясау һәм буяу;
- «Ил. Дуслык», асфальтта дуслык темасына рәсемнәр.
Квестта катнашучыларның барысы да татлы призлар белән бүләкләнде.