Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов оештыру киңәшмәсе үткәрде

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов авыл җирлекләре башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре белән агымдагы мәсьәләләр буенча оештыру киңәшмәсе үткәрде.

Киңәшмәдә Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артур Мөхәммәтшин, хокук саклау органнары җитәкчеләре, торак-коммуналь хуҗалык, сәламәтлек саклау, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Сабантуй бәйрәмен уздыру турындагы беренче мәсьәлә буенча Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зарипова чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, район Сабантуе 12 июньдә Үзәк мәйданда узачак, чара 10:00 сәгатьтә башлана. Чара Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына, Россия көненә багышланган "Сабантуй - дуслык һәм хезмәт туе" театральләштерелгән тамаша белән башланып китәчәк, аннары Лениногорск районы авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү, дәүләт фольклор музыкасы ансамбле катнашында бәйрәм концерты, ат-спорт ярышлары, милли көрәш, "Аударыш" татар токымлы атларда  көрәш, ярышлар һәм халык уеннары булачак.

Лениногорск районы авыл җирлекләрендә су белән тәэмин итүнең торышы турында Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлназ Иванова сөйләде.

Көн тәртибендәге тагын бер мөһим мәсьәлә-халыкны вакцинацияләү мәсьәләсе булды.

"Районда авыручылар белән хәл тотрыклы, әмма бу тынычланырга сәбәп түгел. Төп игътибар – 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, алар элеккечә үк риск зонасында", - дип ассызыклады район башлыгы Рәгать Хөсәенов, шулай ук ул отпусклар сезоны җитүен, шуңа күрә куркыныч инфекциядән мөмкин кадәр күбрәк кешегә прививка ясатырга кирәклеген искәртте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International