22 майда Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре пенсионерлары арасында «Өченче яшь» ярышларының беренче этабы узды.
Спартакиадада Россия Пенсионерлар берлегенең Лениногорск бүлекчәсе пенсионерлары катнашты. Йөзү, пуля белән ату, дартс, төньяк йөрү, җиңел атлетика буенча ярышларда көч сынашты алар.
Ярышларда җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.