26 нчы май көнне «Гарденотерапия» технологиясе буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында, Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре «Бүлмә үсемлекләре белән эшләү»дигән темага дәрес үткәрделәр. Шөгыльнең максаты: хезмәт күнекмәләрен камилләштерү, хәвефне киметү, эмоциональ кәефне яхшырту һәм тормыш тонусын күтәрү иде.
Өйдә социаль хезмәт алучылар социаль хезмәткәрләр белән берлектә технология кысаларында бүлмә үсемлекләрен яңадан утырту, тукландыру һәм су сибү белән шөгыльләнделәр.
Дәрестә 10 социаль хезмәт алучы катнашты.