Лениногорскида яшәүче берәү алдарлар корбаны булды

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частенә җирле 43 яшьлек кеше мөрәҗәгать итте. Ул мошенниклар тозагына эләккән.

Лениногорскида яшәүче кеше интернетта цифрлы валюта табу өчен махсус җиһазлар сату турында белдерү тапкан. Бәясе түбәнрәк булгач, бул аның игътибарын җәлем иткән. Игъланның авторы белән элемтәгә кереп, ир сатучыга алдан түләү җибәрергә тәкъдим итә, ә калган бәясенең бер өлешен товар алганда  бирергә тәкъдим итә.  Моннан тыш, гариза бирүче җиһазларны видеога төшереп, аңа җибәрүләрен сорый. Бу видеога алмашка Лениногорск кешесе товарның тулы бәясен түләгән. Икенче көнне ир югарыда күрсәтелгән квитанциянең илтеп җиткерү хезмәтендә булуын тикшерергә булган, анда әлеге товарны озату турында белешмәләрнең юклыгы ачыкланган. Лениногорск кешесе полициягә мөрәҗәгать итә. Зыян 50 мең сумнан артык тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International