ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 26 майда төнлә һәм көндез: алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көндез явым-төшемсез.
Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +8..+11, максималь һава температурасы көндез +19..+23 градус булачак.