Бөгелмә районында туып-үскән сугыш һәм хезмәт ветераны Иванова Екатерина Александровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Федотовка авылында туа. Сугыш вакытында колхозда эшли/ Шәһәребез төзелеше елларында Лениногорскига күченәләр. Гомере буе НГДУда маляр-штукатур булып эшли.
"Шәһәрнең барлык мөһим биналарын без төзедек", - ди ул горурланып. Пенсиягә "Нефтяник" кунакханәсеннән китә. Аның өч оныгы һәм 6 оныкчыгы бар. Ветеранны юбилее белән идарәнең ветераннар советы рәисе Миншакир Талипов, 8 нче ТОС рәисе урынбасары Людмила Просвирина котладылар.
Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова юбилярга нык сәламәтлек, озын гомер, тыныч күк йөзе теләде һәм РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.