21-23 май көннәрендә Зәй шәһәренең «Йолдызлык» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Татарстан Республикасы Студентлар отрядлары «Маёвка 2.0» дигән хезмәт һәм иҗат фестивале узды. Анда Лениногорскиның «Нефтяник» студентлар отрядлары штабы вәкилләре дә катнашты.
Фестиваль ТР студентлар отрядларын хезмәт тәрбияләү һәм аларны җәйге хезмәт сезонына әзерләүгә юнәлдерелгән.