Россиядә Яшь профессионаллар өчен коры төзелеш һәм штукат эшләре буенча беренче «Сен-Гобен» ачык чемпионаты тәмамланды

2021 елның 21 мае, җомга

20 майда «Лениногорск политехника көллияте» ДАҺББУдә Россиядә беренче «Сен-Гобен» ачык чемпионаты тәмамланды.

17 майдан 20 майга кадәр Лениногорск политехника көллияте мәйданында коры төзелеш өлкәсендә иң профессионаллар исеме өчен илнең төрле төбәкләреннән: Красноярск крае, Самара өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Татарстан Республикасы конкурсантлары көч сынашты. Бу көннәрдә профессиональ һәм югары квалификацияле экспертлар конкурсантларның эшләрен бәяләделәр. Барлык катнашучылар да үз осталыкларын күрсәтү өчен күп көч куйдылар. Аларның һәркайсы конкурста лаеклы чыгыш ясады. 

Чемпионатта "Лениногорск политехник көллияте" ннән Садриев Раил Равил улы, баш эксперт, Таҗиева Рәмзия Әбзәт кызы, эксперт-компатриот һәм укучылар Газизов Илнар, Татарстан Республикасы җыелма командасының төп составы конкурсанты Соловьев Илья тәкъдим иттеләр. Безнең катнашучылар өчен бу бик зур тәҗрибә булды.

Барлык катнашучылар, экспертлар Рәхмәт хатлары, сертификатлар белән бүләкләнде, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International