2021 елның 30 апрелендә «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында" Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» 30.04.2021 ел, № 120-ФЗ Федераль закон үз көченә керде. Күрсәтелгән закон белән 17 норматив хокукый актка, шул исәптән 2015 елның 13 июлендәге «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» гы 218-ФЗ номерлы Федераль законга, «Кадастр эшчәнлеге турында» 2007 елның 24 июлендәге 221-ФЗ номерлы Федераль законга, РФ Җир кодексына, Россия Федерациясе Торак кодексына, РФ Шәһәр төзелеше кодексына һ. б. төзәтмәләр кертелде. – барлыгы 17 норматив хокукый актка төзәтмәләр кертелде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова билгеләп үткәнчә, төзәтмәләр ведомство хезмәтләренең сыйфатын һәм һәркем өчен ачык булуын арттырырга, аларны киләчәктә клиентлар мәнфәгатендә цифрлаштыруны тәэмин итәргә тиеш. Әзерләнгән үзгәрешләр шулай ук дәүләт регистраторларының үтә күренмәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.