2021 елның 20 маенда «Лениногорск нефть техникумы» базасында һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган республика тарихи конкурс-квесты үткәрелде.
Бәйге ике этапта үткәрелде. Читтән торып үткәрелгән этап тикшеренү эшенең тезисларын бәяләүдән гыйбарәт иде. Бу этапта 3 студент һәм укытучыдан торган 29 команда катнашты.
Конкурсның турыдан-туры этабында 10 оешма ярышты.
Катнашучылар республика конкурс-квестының югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм уздырылуын билгеләп үттеләр, кунаклар китабында рәхмәт һәм изге теләкләр калдырдылар.