14 һәм 17 май көннәрендә "Логос" үзәгенең педагог - психологы Седова Ирина Михайловна 10 нчы мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары арасында «Халыкара балалар ышаныч телефоны көне" дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрде.
Үз чыгышында Ирина Михайловна укучыларга психологик ярдәм төре буларак ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы турында сөйләде, шулай ук яшүсмерләр очраша торган проблемалар һәм авырлыклар турында әңгәмә үткәрде, алга таба ул ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк булган белгечләрне киңәш итте.
Балалар кызыксынып тыңладылар, актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм биремнәр үтәделәр