Хөрмәтле Лениногорск районы халкы! Сезне чын күңелдән Пасха белән котлыйм!
Бу язгы бәйрәм көннәре аерым мәгънәгә ия. Алар һәрберебезгә тирә-юнебезнең гаҗәеп матурлыгын тоярга ярдәм итә.
Бу якты бәйрәмдә һәрберебез туганнарын, якыннарын кайгыртырга, күңел җылысын бүләк итәргә омтыла. Пасха кешеләрне берләштерә, Ватаныбыз хакына иҗади хезмәт һәм яңа казанышларга рухландыра.
Сезнең йөрәкләрдә һәрвакыт тынычлык һәм татулык булсын! Игелек һәм якты өметләр сезгә!