2021 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә быел алтын юбилейларын - 50 ел гаилә тормышын бәйрәм итүче Гареевлар Зәйтүн Шәрифҗан улы һәм Замзәмия Гәрәй кызы өчен Мендельсон маршы яңгырады.
Бу көнне тантанада катнашкан искиткеч гаилә адресына бик күп җылы сүзләр, теләкләр яңгырады. Традиция буенча, ирле-хатынлы Татарстан Республикасы Лениногорск районы юбилярларының мактаулы китабына үз имзаларын куйдылар.
Бүлек белгечләре Гареевлар гаиләсен бу истәлекле вакыйга белән котладылар, нык сәламәтлек, озак елларга гаилә иминлеге теләделәр һәм никах теркәү турында юбилей таныклыгын тапшырдылар