Бүген район Башлыгы Рәгать Хөсәенов шәһәребездә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Радия Ахун кызы Гәрәева һәм Дмитрий Николаевич Рукавишниковны бәйрәм белән котлады.
«Сугыш башлангач, безне бомбага тота башладылар. Бик салкын иде, ачлык хөкем сөрде. Әнигә 120-125 грамм икмәк бирәләр, су юк иде», - дип искә ала Радия Ахуновна.
Ул Ленинградта туган. Көнгә биш тапкыр шәһәрне бомбага тоталар. Бервакыт бомба аларның йортына төшә. Бу вакытта Радия Ахун кызына 6 яшь була. 1943 елның кышында алар Ленинградтан чыгып китеп, Казанга бер айдан гына кайтып җитәләр.
Бөгелмә районында туып-үскән Дмитрий Николаевичка күп кенә ветераннар кебек үк авыр сынаулар үтәргә туры килә: коллективлашу еллары, хезмәт, ачлык, колхозда эшләү. 1944 елда ул фронтка алына. Сугыштан соң хуҗалыкны торгызуда катнаша һәм 25 елдан артык ВПЧ-21тә эшли. Алар хатыны белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Искәрмә: Лениногорск районында бүгенге көндә 27 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 670 тыл хезмәтчәне яши. Бу бәйрәм алды көннәрендә барлык сугыш ветераннарының да өйләренә барып, якынлашып килүче Җиңү көне белән котлаячаклар.