"Исток-Башлангыч" комплекслы үзәгенең социаль педагогы Елена Гыйзитдинова республикада Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында "Татарстанда тату яшибез" дигән рәсем конкурсы үткәрде.
Чара рәсемнәр күргәзмәсе форматында узды, аның максатлары: балаларны республика халкының күптөрлелеге белән таныштыру, төрле милләт балалары арасында дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук балаларда уртак эшчәнлектән уңай эмоциональ кәеф булдыру.
Елена Николаевна аларга Татарстанның бай табигате турында сөйләде. Ахырдан катнашучыларга грамота һәм бүләкләр тапшырылды.