Шәһәрнең барлык микрорайоннарында яшәүчеләр, сүздә генә түгел, ә чынлыкта үз шәһәрләренә һәм әйләнә-тирә дөньясына булган мәхәббәтен күрсәтеп, көчләрен берләштерделәр.
Өмәдә катнашучылар Җиңүнең 50 еллыгы, Ленинград,6, Заварыкин,1, Кошевой,6а, Тукай,16, Гагарин,33,Лермонтов ,44, Садриев,65 урамнарындагы ишегалларында чүп-чар җыйдылар , Яковлев урамы буенча агачлар утырттылар, чишмәне тәртипкә китерделәр, балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыкларын чистарттылар.