Янгын куркынычы чоры турында белешмәлек

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хәбәр итә: РФ янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, тотрыклы коры, эссе һәм җилле һава, шулай ук җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрендә янгынга каршы махсус режим кертү чорында тыела:

учак ягу;
янгын куркынычы булган эшләр үткәрү;
чүп-чар яндыру, коры үсемлекләр яндыру;
Ягулык чүп-чар, бакча һәм йорт яны участоклары территориясендә коры үсемлек калдыклары җыелып ятуга юл куймагыз!

Теләсә нинди гадәттән тыш хәл яки һәлакәт килеп туган очракта ашыгыч рәвештә коткару хезмәтенә "01" яки "101"телефоннары буенча шалтыратырга кирәк.
Кәрәзле телефоннардан 101, 112 номерларын җыярга кирәк.

ХӨРМӘТЛЕ ГРАЖДАННАР! ЯЗГЫ-ҖӘЙГЕ ЯНГЫН КУРКЫНЫЧЫ ЧОРЫНДА ГАП-ГАДИ ЯНГЫН КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ КАГЫЙДӘЛӘРЕН ҮТӘГЕЗ!

РФ законнары нигезендә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнар административ һәм җинаять җаваплылыгына тартыла.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу

административ штраф салуга китерә:

- гражданнар өчен-2 меңнән 4 мең сумга кадәр

- вазыйфаи затларга-15 меңнән 30 мең сумга кадәр;

- юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек алып баручыларга;

- юридик затларга-200 меңнән алып 400 мең сумга кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International