"Лениногорскнефть" идарәсендә "Алга" хоккей клубын хөрмәтләделәр

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

23 апрельдә "Лениногорскнефть" идарәсендә "Алга" хоккей клубын хөрмәтләү тантанасы булды.

«Лениногорскнефть» идарәсе хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре ярдәме белән оештырылган «Алга» хоккей командасына 2020 елның декабрендә 10 яшь тулды. Бүген аның составында идарә хезмәткәрләре генә түгел, Лениногорскның башка нефть предприятиеләре дә уйный. Һәр хоккей – уен гына түгел, ул көчле энергия, спортчыларны һәм җанатарларны нык командага берләштерүче көч. 

Уенчыларга рәхмәт сүзләре белән "Татнефть" компаниясенең директорлар советы әгъзасы Р. С. Нурмөхәммәтов мөрәҗәгать итте:

" Һөнәри осталыгыгыз, үҗәтлегегез, җиңүгә омтылуыгыз һәм мавыктыргыч уеннар өчен рәхмәт сезгә". - диде ул.

"Алга" командасы капитаны Сергей Криворотов, үз чиратында, НГДУ җитәкчелегенә һәм идарә коллективына ышанычлары һәм даими ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International