Шторм кисәтүе игълан ителде

2021 елның 25 апреле, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН кисәтү килде:

2021 елның 25 апрелендә кич белән (14.00 сәгатьтән19  сәгатькә кадәр)  Татарстан Республикасы территориясендә бик көчле җил чыгачак.  Аны тизлеге секундына 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, күбрәк биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил чыкса,  җир асты кичүе яки подъездларда,  биналар эчендә торырга кирәк. Йорт диварлары янында көчле җилдән качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары очып төшәргә мөмкин. 

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый. 

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6. Ватык тәрәзәләр дә куркыныч тудырырга мөмкин, сак булыгыз.

7. Барлык тәрәзәләрне дә тыгыз итеп ябып куегыз.

8. Өйдә яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» номеры буенча мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International