Санитар-экологик икеайлык кысаларында Лениногорск шәһәрендә шәһәр урамнарын пычрактан һәм чүп-чардан чистарту буенча чаралар дәвам итә.
26 апрельдә 06: 00 сәгатьтән аллып, 27 апрельдә 05: 00 сәгатькә кадәр «Татнефть» ГАҖнең коммуналь техникасы көче белән Лениногорск шәһәре урамнарын юдырту эшләре башкарылачак.
«Лениногорск шәһәре» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты Сезне шәһәр урамнарының машиналар йөри торган өлешендә автотранспортыгызны калдырмаска киңәш итә.