Лениногорск ЗАГС бүлегендә гаилә тормышы дәресләре

2021 елның 23 апреле, җомга

2021 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 5 нче мәктәпнең 10 сыйныф укучылары белән очрашу узды.

«Гаилә белеме" курсы кысаларында гаилә кыйммәтләре, гражданлык хәле актларын теркәү органнарының тарихы, демографик күрсәткечләр, шулай ук бүлекнең функцияләре турында кызыклы дәрес үткәрелде. Балалар биредә гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлүен, архивның ничек формалашуын, никах төзү шартлары нинди булуын белделәр.

Очрашу әңгәмә рәвешендә узды, өлкән сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Өлкән сыйныф укучылары белән сөйләшүдә гаиләгә, һәр кешенең тормышында аның әһәмияте, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International