Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек вәкилләрен Җирле үзидарә көне белән котлады. Бүген «Корстон» КСККда (Казан) Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган чара узды.
Лениногорск районы делегациясен Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов җитәкләде, шулай ук Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Куакбаш, Иваново, Зеленая Роща һәм Зәй-Каратай авыл җирлекләре башлыклары, 6 нчы ТОС җитәкчесе урынбасары Наталья Копылова һәм Лениногорск районының Мактаулы гражданнары катнашты.
Тантанада чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов кичә, 21 апрельдә, илдә традицион рәвештә җирле үзидарә көне билгеләп үтелүен искә төшерде. Кичә шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин юлламасы яңгырады, ул якын киләчәккә ил үсешенең мөһим юнәлешләрен билгеләде, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.