Лениногорскида җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Мәдәният сараенда җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов үз чыгышында барлык хезмәткәрләргә һәм муниципаль хезмәт ветераннарына җирле үзидарә үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм залда җыелучыларга эшләрендә уңышлар теләде.

Чара барышында Рәгать Хөсәенов шулай ук алдынгы муниципаль хезмәткәрләрне район җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте, югары профессиональлек һәм компетентлык өчен республика һәм район бүләкләре белән бүләкләде.

Бәйрәм концертында шәһәр үзешчәннәре башкаруында бик күп җырлар яңгырады, бию коллективлары үзләренең дәртле номерлары белән сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International