Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәеновның Җирле үзидарә көне белән котлавы

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Хөрмәтле җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре, муниципаль хезмәт ветераннары, депутатлар!

Дәүләт бәйрәме - Җирле үзидарә көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Җирле үзидарә - һәркемгә һәм һәрберсенә кагыла торган өлкә ул. Бүген безнең уртак бурычыбыз - халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү, Лениногорск районын яшәү, эшләү һәм ял итү өчен уңайлы итү. Әлеге бурычларны гамәлгә ашыру җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына, компетенциясенә һәм җаваплылыгына гына түгел, ә гражданнарның активлыгына, бергәләп эшли белүенә, теләсә нинди, хәтта иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә үлчәнгән алымнарны табуга да бәйле. Аңлавыгыз, ярдәмегез, битараф булмаганыгыз, безнең районны матур, төзек, аның халкы һәм кунаклары өчен уңайлы итеп күрергә омтылуыгыз өчен барыгызга да чын күңелдән рәхмәтлемен.

Бу бәйрәм көнендә сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, авыр һәм җаваплы эшегездә һөнәри уңышлар, иҗади энергия һәм инициатива, шәһәр һәм район халкы белән тыгыз элемтәдә торуыгызны телим. Сезнең янәшәгездә һәрвакыт ышанычлы  ярдәмчеләр һәм фикердәшләр булсын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International