Лениногорскида кешенең космоска беренче очуына багышланган теннис турниры узды

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

16-18 апрельдә Лениногорск шәһәрендә «Теннис Холл» спорт корылмасы кортларында, «Татнефть» ГАҖ, шәһәр хакимияте, «Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе» фондының спонсорлык ярдәме белән, 12 яшь һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында теннис буенча Татарстан Республикасы ял көне турниры узды. Ярышлар теннис кагыйдәләре һәм ФТР регламенты буенча үткәрелде.

Турнирга Тольятти, Самара, Ижевск, Казан, Уфа, Туймазы, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән яшь теннисчылар килде.

Беренче призлы урыннар өчен көрәш нәтиҗәсендә Казан һәм Самара спортчылары җиңү яулады.

Егетләр арасында төп турнир:

1 урын-Трофим Сухих, Казан шәһәре

2 урын-Рамзан Сагеев, Казан шәһәре

Кызлар арасында төп турнир:

1 урын-Елена Калягина, Самара шәһәре

2 урын-Ирина Робакидзе, Самара шәһәре

Турнирда Лениногорскидан Виктория Ефимова, ул 1/2 финалга кадәр җитте, Валерий Праслова 1/4кә кадәр барды. Барлык балалар да лаеклы чыгыш ясадылар һәм яхшы уен дәрәҗәсен күрсәттеләр.

Турнир җиңүчеләре һәм призерлары кубоклар, дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International