2020 елның 23 июленнән 31 июленә кадәр Самара өлкәсендә Мастрюков күлләрендә Идел буе федераль округының «іВолга» (алга таба – Форум) Яшьләр форумы узачак. Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары чакырыла. Форум 2000гә якын кешене кабул итәргә планлаштыра.
Форум программасы белем бирү блокларыннан тыш, сменалардан 4 парны үз эченә ала: беренче пар SoftSkills («йомшак» күнекмәләр) эшләүгә юнәлтеләчәк, икенче һәм өченче пар билгеләнгән модульләр буенча тренинг сменасы кысаларында үткәреләчәк, дүртенче пар белем бирү өлешләрен үткәрүне күздә тота.
Гадәттәгечә форум кысаларында проектлар конкурсы узачак. Ул үз эченә берничә юнәлеш ала:
Идел буе федераль округында гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды проектлары конкурсы,
- Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның физик затлары арасында Яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсы.
Теркәлү 25 майга кадәр дәвам итәчәк. Форумда катнашу өчен рәсми сайтта гариза бирергә кирәк ivolgaforum.ru шулай ук «Россия яшьләре» ситемасында теркәлү узарга кирәк.